Ильмир Әхмәтҗәнов: «Минем хыялым балаларны иманлы, итәгатьле, татар җанлы итеп тәрбияләү» - «Образование» » Ваш Выбор Инноваций

Ильмир Әхмәтҗәнов: «Минем хыялым балаларны иманлы, итәгатьле, татар җанлы итеп тәрбияләү» - «Образование»

Образование 7-10-2017, 07:00 Филимон 133 0

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: авторская колонка татарина о жизни в Северной Америке


Ильмир Әхмәтҗәнов: «Минем хыялым балаларны иманлы, итәгатьле, татар җанлы итеп тәрбияләү» - «Образование»
Фото: facebook.com


Интервью с уроженцем Башкирии Ильмиром Ахметзяновым, чья блинная на колесах попала в пятерку лучших точек фастфуда в Питтсбурге, не осталось незамеченным читателями «Реального времени». Ильмир в колонке, специально написанной для нашей газеты, делится своим мыслями и надеждами о татарской общине в США.


«Бер елны хәтта унөч бала туды»

Мин — Ильмир Әхмәтҗәнов, Америка кушма штатларытатарларының активисты. Пенсельвания штатының Питсбург шәһәрендә яшим. Гаиләм бар, ике бала үстерәбез. Аллага шөкер. Шәһәребезнең кечкенә үз мәхәлләсе бар. 25-30га якын кеше, 4-5 гаилә бик якын аралашып торабыз.

Соңгы арада Америкада татарлар активлашты, үз оешмаларын булдырды. Мәсәлән, Нью-Йоркта, Вашингтонда, Флорида да татар оешмалары бар. Сан-Францискода электән үк татар оешмасы эшләп килә. Алар бар да аралашып, танышып торалар. Канаданың Монреаль шәһәрендә дә актив татарлар бар. Татарлар бер берсен табып, аралашып яшиләр.

Вашингтонда, Нью-Йоркта, Монреальда зур татар чаралары уза. Аларның оештыручылары, әйдәп торучылары бар. Бергәләп төрле чаралар оештырабыз. Сабантуе, Корбан бәйрәмнәре гөрләп уза. Мин әлеге бәйрәмнәрне алып барам, мәдәни программаларны оештырырга ярдәм итәм.

Әлеге бәйрәмнәрнең уңышлы нәтиҗәләре дә бар: көз башында гына ничә татар гаиләләре туды, бер елны хәтта унөч бала туды әлеге чаралар ярдәмендә оешкан гаиләләрдә.


«Америкада җитди эшкуарлар да бар»

Мондагы татарлар бер-берләрен табып аралашырга тырыша, бу шатландыра. Безнең халык арасында төрле һөнәр ияләре бар: хокук белгечләре, табиблар, яңа үз эшләрен башлап җибәрүчеләр, җитди эшкуарлар да бар, IT технологиярдә эшләүчеләр. Укырга килүче студентлар да күп. Башкортстаннан да, Татарстаннан да бар алар. Арабызда динне танып, намаз укыган кешеләребез дә бар. Конгрессмен булган, сәясәттә булган татарларны әле ишеткәнем юк. Әмма киләчәктә бу булыр дип уйлыйм, чөнки арабызда укыган кешеләр бар, АКШ та югары уку йортларын тәмамлаучылар бар.

Борчыган проблемаларның берсе ул туган телне өйрәнү. Әлбәттә, без – әти-әниләр балалар белән өйдә татарча аралашабыз. Әмма дәүләт – ул зур машина. Балалар балалар бакчасына бара, мәктәпкә китә. Ә анда барысы да инглиз телендә. Әмма әти-әниләр тырышалар. Татарча да, русча да, төрекчә дә, инглизчә дә белгән, әлеге телләрдә сөйләшкән гаиләләр бар. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша.

Минем хыялым бабаларны иманлы, итәгатьле, татар җанлы итеп тәрбияләү. Тагын бер хыялым бар – Питсбургны АКШ татарларының мәркәзе дип күрергә телим.Киләчәктә үз биналарыбыз булса иде. Яңа килгән эмиграция вәкилләрен Питсбургка җәлеп итәсе иде. Аларны эшкә урнаштырып, ярдәм итеп яшисе, шул рольне үтисе килә. Балалар бакчалары ачып, шимбә анда балаларга татар теле укытып, зур бер гаилә булып яшисе килә киләчәктә. Бүгенге көндә мин моңа бик күп көч салам.


«Мин кайда булсам да, кайда йөрсәм дә милләтем дип яшәячәкмен»

Безнең якташлар бик тырыш кешеләр, кайда эшләсәләр дә алар алдынгы булырга тырыша. Узышып, алдынгылыкка омтылган халык.Кайда гына хезмәт итсен, аларның ниндидер казанышы бар. Киләчәктә татарлыкны үстереп, матур итеп яшәрбез дип уйлыйм.

Әлегә без бәйрәмнәр генә оештырабыз. Әмма әлеге бәйрәмнәр мәхәлләләребезне булдырырга бер зур этәргеч булыр дип уйлыйм. Татар тормышына битараф булмаган, актив яшьләрне җәлеп итәргә кирәклеген аңлыйм. Киләчәктә бердәмлекне сизәсе, тоясы килә. Җырлап, биеп кенә түгел, ниндидер каршылык була калса, бердәм җавап бирерлек көчле җәмәгатьчелек булуын теләп калам.

Әлеге мәкаләне үз хәҗәтләрен генә үтәп яшәгән Америка татарлары укып, күреп, безнең белән бәйләнешкә чыксын, безгә тартылсын иде. Америкага килүчеләр булса, мин һәрвакыт Питсбургка чакырам, ярдәм итәргә, киңәш бирергә әзермен.

Мин кайда булсам да, кайда йөрсәм дә милләтем дип яшәячәкмен, милләтпәрвәрмен. Халкымны һәрвакыт данлап йөриячәкмен, үз халкым өчен һәрвакыт җан атып яшәячәкмен.


Ильмир Әхмәтҗәнов, facebook.com фотосы

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: авторская колонка татарина о жизни в Северной Америке Фото: facebook.com Интервью с уроженцем Башкирии Ильмиром Ахметзяновым, чья блинная на колесах попала в пятерку лучших точек фастфуда в Питтсбурге, не осталось незамеченным читателями «Реального времени». Ильмир в колонке, специально написанной для нашей газеты, делится своим мыслями и надеждами о татарской общине в США. «Бер елны хәтта унөч бала туды» Мин — Ильмир Әхмәтҗәнов, Америка кушма штатларытатарларының активисты. Пенсельвания штатының Питсбург шәһәрендә яшим. Гаиләм бар, ике бала үстерәбез. Аллага шөкер. Шәһәребезнең кечкенә үз мәхәлләсе бар. 25-30га якын кеше, 4-5 гаилә бик якын аралашып торабыз. Соңгы арада Америкада татарлар активлашты, үз оешмаларын булдырды. Мәсәлән, Нью-Йоркта, Вашингтонда, Флорида да татар оешмалары бар. Сан-Францискода электән үк татар оешмасы эшләп килә. Алар бар да аралашып, танышып торалар. Канаданың Монреаль шәһәрендә дә актив татарлар бар. Татарлар бер берсен табып, аралашып яшиләр. Вашингтонда, Нью-Йоркта, Монреальда зур татар чаралары уза. Аларның оештыручылары, әйдәп торучылары бар. Бергәләп төрле чаралар оештырабыз. Сабантуе, Корбан бәйрәмнәре гөрләп уза. Мин әлеге бәйрәмнәрне алып барам, мәдәни программаларны оештырырга ярдәм итәм. Әлеге бәйрәмнәрнең уңышлы нәтиҗәләре дә бар: көз башында гына ничә татар гаиләләре туды, бер елны хәтта унөч бала туды әлеге чаралар ярдәмендә оешкан гаиләләрдә. «Америкада җитди эшкуарлар да бар» Мондагы татарлар бер-берләрен табып аралашырга тырыша, бу шатландыра. Безнең халык арасында төрле һөнәр ияләре бар: хокук белгечләре, табиблар, яңа үз эшләрен башлап җибәрүчеләр, җитди эшкуарлар да бар, IT технологиярдә эшләүчеләр. Укырга килүче студентлар да күп. Башкортстаннан да, Татарстаннан да бар алар. Арабызда динне танып, намаз укыган кешеләребез дә бар. Конгрессмен булган, сәясәттә булган татарларны әле ишеткәнем юк. Әмма киләчәктә бу булыр дип уйлыйм, чөнки арабызда укыган кешеләр бар, АКШ та югары уку йортларын тәмамлаучылар бар. Борчыган проблемаларның берсе ул туган телне өйрәнү. Әлбәттә, без – әти-әниләр балалар белән өйдә татарча аралашабыз. Әмма дәүләт – ул зур машина. Балалар балалар бакчасына бара, мәктәпкә китә. Ә анда барысы да инглиз телендә. Әмма әти-әниләр тырышалар. Татарча да, русча да, төрекчә дә, инглизчә дә белгән, әлеге телләрдә сөйләшкән гаиләләр бар. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. Минем хыялым бабаларны иманлы, итәгатьле, татар җанлы итеп тәрбияләү. Тагын бер хыялым бар – Питсбургны АКШ татарларының мәркәзе дип күрергә телим.Киләчәктә үз биналарыбыз булса иде. Яңа килгән эмиграция вәкилләрен Питсбургка җәлеп итәсе иде. Аларны эшкә урнаштырып, ярдәм итеп яшисе, шул рольне үтисе килә. Балалар бакчалары ачып, шимбә анда балаларга татар теле укытып, зур бер гаилә булып яшисе килә киләчәктә. Бүгенге көндә мин моңа бик күп көч салам. «Мин кайда булсам да, кайда йөрсәм дә милләтем дип яшәячәкмен» Безнең якташлар бик тырыш кешеләр, кайда эшләсәләр дә алар алдынгы булырга тырыша. Узышып, алдынгылыкка омтылган халык.Кайда гына хезмәт итсен, аларның ниндидер казанышы бар. Киләчәктә татарлыкны үстереп, матур итеп яшәрбез дип уйлыйм. Әлегә без бәйрәмнәр генә оештырабыз. Әмма әлеге бәйрәмнәр мәхәлләләребезне булдырырга бер зур этәргеч булыр дип уйлыйм. Татар тормышына битараф булмаган, актив яшьләрне җәлеп итәргә кирәклеген аңлыйм. Киләчәктә бердәмлекне сизәсе, тоясы килә. Җырлап, биеп кенә түгел, ниндидер каршылык була калса, бердәм җавап бирерлек көчле җәмәгатьчелек булуын теләп калам. Әлеге мәкаләне үз хәҗәтләрен генә үтәп яшәгән Америка татарлары укып, күреп, безнең белән бәйләнешкә чыксын, безгә тартылсын иде. Америкага килүчеләр булса, мин һәрвакыт Питсбургка чакырам, ярдәм итәргә, киңәш бирергә әзермен. Мин кайда булсам да, кайда йөрсәм дә милләтем дип яшәячәкмен, милләтпәрвәрмен. Халкымны һәрвакыт данлап йөриячәкмен, үз халкым өчен һәрвакыт җан атып яшәячәкмен. Ильмир Әхмәтҗәнов, facebook.com фотосы
Цитирование статьи, картинки - фото скриншот - Rambler News Service.
Иллюстрация к статье - Яндекс. Картинки.
Есть вопросы. Напишите нам.
Общие правила  поведения на сайте.
Похожие новости
Россияне кинулись скупать недвижимость в ОАЭ - «Зарубежная недвижимость»

Нина Ташевская Источник: Лента Российский спрос на инвестиционную недвижимость в Объединенных Арабских...

Подробнее 0
Перепроверить все: издатели в режиме правовой тревоги - «Власть»

Кто и как решает, нарушает ли текст закон, — от профильных организаций до межведомственных советов Фото:...

Подробнее 0
Дело Шишмаревой и Ко: две Елены ответят за «прогрессивный» аферизм в Минздраве? - «Медицина»

Профессор КФУ и замминистра здравоохранения Татарстана избежали посадки по делу о хищении 5 млн рублей Фото:...

Подробнее 0
«Господин Хабиров тоже обучался в магистратуре в турецком вузе...» - «Образование»

Генконсул Турции: почему врио главы Башкирии не встретил дипломата, приедут ли в Уфу Таркан и Mor ve Ötesi и...

Подробнее 0

Оставить комментарий
Ваш Выбор Инноваций

Чем запомнились уходящие 7 дней Фото: proural.info Уходящая неделя была насыщена событиями самого разного...

Подробнее 24-ноя-2018

Певец Ильнар Миранов в соцсетях объявил о присвоении почетного звания Фото: vk.com/miranov_official Артист...

Подробнее 25-ноя-2020

Стартовала приемная кампания в средние профессиональные учебные заведения Фото: realnoevremya.ru 20 июня...

Подробнее 28-июн-2018

В интернет попала запись разговора федерального чиновника, в которой он говорит о невозможности...

Подробнее 24-ноя-2017

Чего жду от 2018-го: руководитель «детского» бизнеса о поиске баланса между делом и семьей Фото:...

Подробнее 14-янв-2018

Чем примечательна дата 20 мая? Фото: Сабантуй в рамках Всемирного конгресса татар, 21 июня 1992 года /...

Подробнее 20-мая-2022

Интервью с социологом и диссидентом Борисом Кагарлицким. Часть 1: откуда корни у молодежной агрессии? Фото:...

Подробнее 05-фев-2018

Экс-завкафедрой и автор экспертизы, «закрывшей» саентологов, назвала официальные и настоящие причины...

Подробнее 11-окт-2018

Яндекс.Метрика